Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руль артында – Тәтеш яшьләре

Без сентябрьнең бер көнендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы җирләрендә булдык.

Район авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендәге урак өсте нәтиҗәләре турында гәҗит битләрендә хәбәр итеп, табыннарыбызда һәрвакытта икмәк булсын өчен хезмәт куйган кешеләр хакында да онытмыйбыз.
Техникум кырлары шуның белән игътибарга лаек, анда күбесенчә яшь белгечләр эшли. Көзге культураларны чәчкәндә төшке тәнәфескә туктаган вакытта безгә аларның икесе белән аралашырга туры килде.
Техниканы яхшы белә
Киеренке эштән соң техника туктап калды - аңа да, кешеләр кебек үк, ял сәгате кирәк. Җитәкчелек киңәше буенча яшь белгеч Иван Галанцев (өстәге рәсемдә) белән очрашабыз.
Үткән елны ул техникумны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган һәм уку йортында калырга ниятләгән. Техник куркынычсызлык буенча инженер буларак, көзге кыр эшләре вакытында "Нью Холланд" руле артына утыра. "Механизаторлар җитешми", - дип аңлата мондый адымны җитәкчелек, Иван аларның яхшылар исәбендә. Без килгән көнне егет көзге игеннәрне чәчүгә җир әзерләү (тәлинкәле тырма белән эшкәртү) белән шөгыльләнә иде. "Әйе, авыр, әмма остазым яхшы", - ди Иван.
Яшь белгечтән производствога өйрәтү мас­теры Александр Ещига­новка (астагы рәсемдә) карата рәхмәт сүзләре яңгырый. Ул хә­зер дә янәшәдә, "Нью Холланд" чәчү комплексында хезмәт куя. "Һава торышының әйбәт торуы сөендерә. Җиде сәгать эчендә норма 45 гектар булганда, аны арттырып үтибез. Эш ошый. Мин, әйтергә кирәк, техника арасында үстем, әти - механизатор, аның эзеннән киттем", - дип уртаклаша Александр Васильевич.
Авыл хуҗалыгы техникумында 2010 елдан бирле эшли, аны бар яктан килгән белгеч дип әйтергә мөмкин, чөнки көзен дә, язын да кыр эшләрендә катнаша, теләсә нинди техниканы яхшы белә.
Саубуллаштык. Без механизаторларны озак тоткарлап тормадык, чөнки аларның алда әле эшләре күп. Яңа "Нью Холланд"ның кабинасыннан мондый сүзләр ишетелә: "Аш пешерүчеләребез турында да һичшиксез языгыз. Бик тәмле ашаталар".
Район кырларында техника гөрелди, җиргә булачак уңыш орлыклары төшә, һәм авыл хуҗалыгының киләчәге саналган яшь белгечләрнең дә анда катнашуы сөендерә.
P.S. Уку йорты директоры Илдар Сәхауов мәгълүматлары буенча, бүгенгесе көнгә, яхшы һава торышы ярдәмендә, урып-җыю кампаниясе вакытында тәмамланган. Шулай ук 250 гектарга якын җиргә көзге культураларны чәчү дә тәмамланган. Әлеге хезмәтләрдә егермедән күбрәк кеше һәм 9 техника эшләгән.
Уңышның төп өлеше Тәтеш ашлык кабул итү предприятиесенә озатылган, калганы - техникумның склад биналарына саклауга салынган. Ләкин ял итәргә әле иртәрәк. Хәзерге вакытта элегрәк файдаланылмаган кырларны эшкәртү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев