Рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшеп утырсаң – штраф
ЮХИДИ хезмәткәрләре 5нән 31 августка кадәр шәһәр һәм район территориясендә “Кәрәзле телефон” оператив-профилактик чарасы уздыра.
(Тәтеш, 17 август, "Тәтеш таңнары"). Операциянең төп бурычы – профилактика һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга, беренче чиратта, машина хәрәкәт иткән вакытта шоферлар тарафыннан кулны файдаланмыйча сөйләшүләр алып бара торган техник җайланмалар белән җиһазландырылмаган телефонны куллануга чик кую. Руль артында барган килеш теләсә нинди кәрәзле гаджетларны куллану (сөйләшү, СМС-хәбәр язу, программалар һәм уеннарны файдалану) шоферларның игътибарын читкә юнәлдерә һәм юл торышына төбәлеп баруны читләштерә, бу еш кына юл-транспорт фаҗигасе килеп чыгуга сәбәпче була.
Мондый хокук бозган өчен РФ Административ хокук бозу Кодексының 12.36 маддәсе 1нче өлешендә җаваплылык каралган. Штраф суммасы – 1500 сум. Ләкин барыннан да аянычлысы – үз гомереңне һәм юл хәрәкәтендәге башка катнашучыларның гомерен куркыныч астына кую.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев