Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Руслан Сәйфетдинов: Гаиләбез өчен аерылгысыз дус

2025 елның беренче яртыеллыгына район һәм республика басмаларына язылу дәвам итә.

Руслан Сәйфетдинов, Бидәңге:

– “Тәтеш таңнары” газе­тасы иң кирәкле мәгъ­лү­мат чараларының берсе дип саныйм. Чөнки ул район тормышын яктыртып, авыллардагы яңалык­лар­ны, хәбәрләрне ха­лык­­ка җиткереп тора. “Тәтеш таңнары”на үземне хәтерләгәннән бирле язылабыз. Әнкәй авыл китапханәсендә эшләгән вакытта, газеталарны еш карый, аларның исен ярата идем. Хәзер дә шулай, газетаның яңа саны килгәч, аңардан балачагымны хәтерләтеп, кәгазь һәм хәреф карасының исе аңкып тора.  

Без хатыным белән укытучылар, шуңа да мәгариф өлкәсендәге вакыйгаларны, мәктәп укучыларының, укытучыларның уңышлары, шулай ук авыл көнкүреше, гади эшчеләр турындагы язмаларны кызыксынып, спорт темасына кагылышлы хәбәрләрне дә яратып, бирелеп укыйбыз. Газетада басылган һәр мәгълүмат, игълан, котлаулар, гыйбрәтле язмалар кешеләр өчен бик мөһим. Шуңадыр да район газетасын безнең гаилә өчен аерылгысыз дус дип әйтә алам. “Тәтеш таңнары” бай эчтәлекле, бизәлеше, эшләнеше матур. Һәр мәкалә фоторәсем белән чыкса, газетаның йөзе тагын да күркәмрәк булыр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев