Сабан туе гөрләде: Бакырчы
Халыкны матур итеп бизәлгән Сабан туе мәйданы колач җәеп каршылады.
(Тәтеш, 22 июнь, «Тәтеш таңнары»Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА, фото автора) Тантаналы өлештә хуҗалык һәм район җитәкчелеге авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, тырыш эшчәннәргә бүләкләр тапшырды.
“Бәйрәм бик матур, күңелле үтте. Җирлектәге “Шатлык” һәм “Пилеш” ансамбльләренең, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның аһәңле тавышлары күтәренке рух өстәде. Төрле бәйгеләр халыкның күңелен тагын да “канатландырып” җибәрде. Атлар чабышында җайдаклар Илфат Хисамов белән Рәсим Фәйзуллинга җиңү теләп тордык. Көрәшче авылдашларыбыз арасында яшьләрдән батыр калган Рүзәл Хөсниев, олылардан Илназ Шәмсетдинов һәм батыр асты Радик Мохтаров өчен чиксез горурландык”, – диделәр бәйрәм карарга килүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев