Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабан туе гөрләде: Башчы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов бәйрәмне ачып җибәреп, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде.

(Тәтеш, 23 июнь, «Тәтеш таңнары»). Шуннан соң хезмәт алдынгылары район һәм хуҗалык җитәкчелегеннән лаек­лы бүләкләр, Рәхмәт хатлары кабул итеп алды.

Агачлар янәшәсендә бер рәт булып сәүдә нокталары урнашкан. Һава киңлегенә шашлык төтене таралган. Чиратка тезелгән халык аңардан да авыз итеп каласы килә. Балалар өчен, әлбәттә, бернәрсә дә кызганыч түгел. Әти-­әниләре аларны тәмле әйберләр белән сыйлый, төрле аттракционнарга алып керә. 

Алан уртасындагы сәхнәдән татар, рус, чуаш, мордва телләрендәге матур җырлар яңгырый. Көрәштә сөлгеләрне бил­ләренә беренче булып ке­че яшьтәгеләр урады. Аннан соң – олылар.  “Бирешмә”, “Әйдә, егып сал”... дигән тавыш­лар һәр яктан ишетелеп торды. Шулай да Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин иң көчле һәм оста көрәшче буларак, батыр исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев