Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабан туе гөрләде: Кече Әтрәч

Сабан бәйрәмен ачып җибәргән “Нур” ҖЧҖ җи­тәкчесе Радик Нургалиев алдынгы эш­чәннәргә ихтирам сүз­­­ләрен белдереп, Рәхмәт­­ ха­ты, районның­ авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе на­чальнигы Ринат Хә­ки­мов ра­йон башлыгының Рәх­мәт хатлары тапшыр­ды.

(Тәтеш, 21 июнь, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА, фото автора). Өлкәннәр сабыйларга уенчыклар, үзләренә Сабан туе истәлеге итеп берәр нәрсә алып калырга ашыкты.

Җирле үзешчәннәр күңелле җырлар башкарды, кайберәүләр зәлилә әйләнде. Балалар кояш нурларында иркәләнеп, татлы мамык белән сыйландылар, бизәлгән пониларда утырып йөрделәр, җепкә эленгән уенчыкларны кисеп алырга тырыштылар, рәхәтләнеп батутта сикерделәр. Бер төркем хатын-кызлар мөлдерәп тулган сулы чиләкләрне көянтәгә асып, бер-берсен уздыр­мас өчен җан-фәрманга йөгерделәр. Боларны күзәтеп тору аеруча да күңелле булды. Авыл эшчәннәре өчен йөрәк сөенә! 

Тирә-яктагы мәйдан шау-гөр килеп тора. Атлар чабышы Сабан туеның “йөзек кашы” дияргә була. Чабышкылар өстендәге яшь җайдак­лар җилдәй җитез алга ыргылалар. Һәр җирдә төрле уеннар кызганнан-кыза бара, җиңүчеләр  бүләкләр ала. 

Келәм уртасында көрәшчеләр бил алыша башлады. Ал тасмалар таккан тәкә көрәш батыры Наил Әхмәдуллин җилкәсендә мактаулы түгәрәкне әйләнде. Батыр асты булып Роман Кильганов калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X