Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Сабый» балалар бакчасында «Без чүп-чарны аерым җыю яклы!» акциясе узды

Мондый акцияләр – әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү юлында кечкенә баскыч.

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык һәм "ЭКОяз-2025" Республика конкурсы кысаларында, экологик тәрбияне формалаштыру максатыннан, киләчәгебез өчен мөһим адым буларак, «Сабый» балалар бакчасында «Без чүп-чарны аерым җыю яклы!» акциясе узды. Бу хакта Тәтеш шәһәренең "Сабый" балалар бакчасы хәбәр итә.

Бүген өлкән әзерлек төркемендә экология дәресе узды, аның барышында балалар чүп-чарны аерым җыю һәм аны дөрес сортларга аеру, шулай ук калдыкларны көнкүрештә экологиягә зыян түгел, ә кешеләргә файдага икенчел файдалану турында белделәр. Мондый акцияләр – әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү юлында кечкенә баскыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев