Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Сабый”да уңайлыклар тудыра

Раиса Фуражкина балалар бакчасында 30 елдан артык кер юучы булып эшли.

Тәүге тапкыр эшли башлаганда биредә 120дән артык ыбала һәм биш кер юучы була. Ул чакларда аналар, хәзерге кебек, озаклап декрет ялында утырмаганнар, сабыйларын ике айдан яслегә биргәннәр. Шуңа да алар өчен алмаш киемнәр таләп ителгән: 120 бала чүпрәге, майка, трусыйлар юганнар. Болардан тыш, сөлгеләрне, урын-җир әйберләрен, хезмәт күрсәтүче персоналларның халатларын да алыштырырга кирәк. Кем әйтмешли, утырып торырга да вакытлары булмаган. Кайнар су һәрдаим кирәк булганлыктан, кышын да, җәен дә галанка мичен үзләре якканнар.
"Кер юучы хезмәте җиңелләрдән түгел, әмма без зарланмадык, - дип искә ала Раиса Михайловна, - яшь идек, эштән курыкмадык. Анна Камаева белән Мария Николаева җырлап җибәрүгә, без аларны күтәреп ала һәм шулай җыр белән ял итә идек".
Әлеге коллективта эшлә­ве белән ул үзен бәхетле саный. Аның өчен хезмәттәшләре - һәрвакыт икенче гаилә.
Хәзер эш күпкә җиңеләйгән: балалар да ике тапкырга кимегән; кайнар су бар, керләрне дә машина-автомат юа. Шулай да түгәрәк "Ока" машинасы күңеленә якын.
"Керләрне башта аңарда­ әйләндерәм, чайкыйм, ан­нары автоматка салам. Кайвакыт кер сабыны һәм щетканың да кирәге чыга", - ди Раиса Михайловна.
Берәр җирдә табы калмаганмы, сүтелгән һәм тишелгән урыннары юкмы дип, ул кипкән керләрне игътибар белән карый.
Үтүк бик матур рәсемнәр төшерелгән урын җәймә­ләре өстеннән шуа да шуа. Янәшәдә төреп куелган йомшак сөлгеләр.
"Әйберләрне юып, үтүк­ләп җыештырып куйганда һәрвакыт балалар хакында уйлыйм: йоклаганда да, юынганнан соң да һәм тәрәзәләрдәге үтүкләнгән пәрдәләрне күргәндә дә алар үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр дим", - дип елмая ул.
Бакча мөдире Оксана Оре­хова әйткәнчә, Раиса Михайловнаның хезмәт нәтиҗәләре һәрвакыт күз­ алдында. Мәсәлән, тәр­бияче кардай ак халаттан балаларны һәм аларның әти-әниләрен каршылаганда, ул һәрвакыт үзенә һәм әлеге мәктәпкәчә балалар учреждениесенә карата ышаныч уята. "Ә тагын, - дип өсти ул, - Раиса Михайловна олы җанлы, киң күңелле кеше, аны коллективта хөрмәт итәләр".
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев