Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сагынып көтәбез

    "Кыр казлары кайчан кайтсагыз да, Тезелешеп очып үтәрсез. Бик сагынам, минем сәламемне Туган җиргә алып китәрсез.

    Исәнмесез, авылдаш­ларым! Кайнар сәламнә­ремне сезгә, укытучыларга, якыннарыма, туганнарыма җибәрәм. Мин Мәскәү өлкәсенең Мосрентген поселогының бер хәрби частенда хезмәт итәм. Кыенлыкларга очраганым булмады, күп дуслар таптым. Авылымны сагындым, бик күрәсем килә. Тиздән кайтырмын, хушыгыз".Бу хатны безгә Эмиль Шакиров яза. Кечкенәдән үк бик шаян, шук булып үскән малайны һәркем хәтерли. Кешеләргә игелекле, ярдәмчел булырга өйрәткәннәр аны Сиринә апа белән Фариз абый. Урта мәктәптән соң Казанда экскаваторчы-автомеханик һөнәрен үзләштергәч, армия сафларына китте.

    Ә Илназ Абдрахманов солдатка үзе теләп китте. Аңа хәрби комиссариатта: "Егет нигә болай ашкынасың? Сиңа әле повестка киләсе айда гына", - дигәч, ул Туган илем алдындагы хәрби бурычымны тизрәк үтисем килә дип җавап кайтара. Һәм аның теләген канәгатьләндерәләр.
    Шәфкать туташы булып эшләүче Әлфия апа һәм авылыбызның уңган механизаторы Ирек абый аны үз үрнәкләрендә эш сөючән, тырыш һәм тыйнак итеп тәрбияләделәр. Сыйныфташлары кебек үк Илназ да тугызынчыны тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керде. Анда да ул мәрхәмәтле, ярдәмчел булуы белән коллективта бик тиз үз кешегә әйләнде һәм укытучыларның уң кулы булды, теплица "мөдире" вазифасын да башкарды. Укуын тәмамлагач техникумда аңа эш тәкъдим иттеләр, шулай итеп, армиягә кадәр ул агроном һәм яшелчәче булып эшләде.

    "Исәнмесез, авылдашлар! Мин Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итәм. Булачак призывникларга шуны әйтәм, армиядән курыкмагыз. Миңа хезмәт итүе бик ошый. Иптәшләрем дә күп. Тиздән очрашканга кадәр"
    Авылдаш егетләребезне без дә сагынып көтәбез һәм шатлык белән күрешүләрне өмет итәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: