Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз: талпан!

Оныгым көтмәгән кунакны алып кайтты

(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Без авыл читендә яшәдек, урман ерак түгел генә иде. Җылы көннәр башлангач ук урам балалары урманга походка бара идек. “Урман “кунаклары” – талпаннарны алып кайтуыбызны хәтерлим әле. Каты чирләп китүдән түгел, бу хакта без белми идек әле, ә тәнгә кадалган бөҗәкне йолкып ала алмаудан курыктык. Алар тончыгып үлсен өчен, май яки вазелин белән майладык, одеколонга манчылган мамыкны куйдык, аларны бора идек, ләкин  кайчакларда башлары өзелеп калгалады һәм ул чакта инде ярдәмгә өлкәннәр килде: тешләгән урынны зеленка белән эшкәрттеләр. Ата-аналар урманга барганда сакланырга: озын җиңле күлмәк кияргә, башка нигәдер ак төстәге яулык бәйләргә (кояштандыр, күрәсең), чалбар балакларын озын кунычлы итек эченә кыстырып куярга өйрәттеләр, чөнки талпаннар кагыйдә буларак, үләндә һәм ­куакларда була.

Хәзерге вакытта шәһәрдә яшибез, талпаннар белән сирәк очрашабыз. Урманда җиләк яки гөмбә җыйганнан соң киемнәрне дә, тәнебезне дә һичшиксез карап чыгабыз. Тик менә шушы араларда оныгыбыз эт белән йөрергә чыгып киткән җирдән талпан алып кайтты. Кечкенә, тән тиресенә кадалырга өлгермәгән, тиз таптык. Уңай туры килде. Күршебез белгечкә мөрәҗәгать итмәгән өчен орышты”, – дип язган безнең редакциягә тәтешле Наталья К., үләндә яшеренгән куркынычлылык турында кеше­ләргә кисәтү ясар өчен гәҗит битләрендә белгечнең аңлатмасын бастыруны үтенеп. “Талпаннар җылыны һәм дымны ярата, шуңа күрә инде алар язын активлаша. Үрчегән чак­лары июньгә туры килә. Кешеләрнең гәүдәсенә эләккәч, алар тире аеруча да юкарак булган урынны эзли башлыйлар, гадәттә муенга һәм баштагы чәч куе булган урынга кадалалар. Бөҗәкнең теләсә ничек ябышып калуы – зарарлану куркынычы тудыра – талпан, халыкта әйтеп йөртелгәнчә, энцефалитлы булырга мөмкин, – дип ассызыклый Тәтеш үзәк район хастаханәсенең инфекция табибы Евгений Шихранов. – Талпанның төрен бары тик белгеч кенә билгели ала, шуңа күрә аны мөмкин кадәр зарарланмаган хәлдә сакларга тырышырга кирәк. Тере килеш һәм дымлы мамык кисәгендә яки яшел үлән салып, тыгыз ябыла торган савытка урнаштыру зарур. Үлгән талпаннарны шулай ук савытка салырга кирәк. Талпанлы савытны табибка алып барганчыга кадәр 4-8 градус температурадагы салкынча урында сакларга киңәш ителә. Талпан кадалуны кисәтү буенча төп чаралар: моңа туры килгән кием-салым, табигатькә чыгу кагыйдәләрен үтәү, киемнәрне махсус әйберләр белән эшкәртү, үз-үзеңне һәм бер-береңне карап-күзәтеп чыгу.

Онытмагыз: талпан энцефалиты – көчле инфекцияле чир, ул кешегә энцефалитлы талпаннардан күчә. Вирус өлкәннәрнең яки балаларның баш һәм арка миенә үтеп керә, көчле интоксикация китереп чыгара һәм үзәк нерв системасын зарарлый. Вакытында дәваланмаган көчле энцефалит төрләре параличка, зиһен таркалуга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин”.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X