Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саксызлык өчен тәтешлеләргә җәза бирәчәкләр

Табигать яратучылар өчен тиздән иң көтеп алган вакыт җитә.

Бу матур яз айларында янгыннар чыгуның төп сәбәпчесе булып нәкъ тә менә кешеләр торалар. Урманчылык хезмәткәрләре тәтешлеләрнең урманнарга чыкмый торуларын сорый. Әгәр инде бу теләгегезгә каршы килә алмасагыз, шуны исегездән чыгармагыз, янгын куркынычы булган чорда учаклар кабызу, тәмәке тарту, шартлаткыч матдәләр куллану, кабынучан әйберләрне урманда калдыру, шешәләр, пыялалар, башка чүп-чарларны, корыган үләннәр, шулай ук кырдагы камылларны яндыру тыела.
"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаепле затлар, хокук бозуларның нинди һәм аларның нәтиҗәләренә карап, дисциплинар, административ һәм җинаять җавап­лылыгына тартылачаклар", - дип кисәтә Тәтеш урманчылыгының урманнарны саклау һәм яклау инженеры Илшат Әмерханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев