Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«СалаваTik»лардан Әтиләр көненә яңа җыр!

«СалаваTik»ларның яраткан якын кешеләребез әниләргә багышлап дүрт җырлы видеосы бар.

Интернетта «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты. 

«СалаваTik»ларның яраткан якын кешеләребез әниләргә багышлап дүрт җырлы видеосы бар. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Кояш гомере» җырының видеосы 146 мең карау җыйган иде. Гаиләнең терәге, балаларның яклаучысы әтиләргә багышланган җырыбыз әле юк иде. Бу безнең иң зур хыялыбыз иде. 


«Мондый клипта төшү безнең өчен горурлык! Аннары без бу проектның нәтиҗәсен видеодан гына күрергә күнеккән. Ә аның эчке кухнясын күргәнебез юк иде. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Күпме кешенең хезмәте яшеренгән икән. Бер дә җиңел эш түгел. Һәр кешенең профессиональ булуы кирәк. Ә «СалаваTik»лар командасында үз эшләрен яратып башкаручы үз эшләренә гашыйк иҗади кешеләр тупланган. Безгә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да милләтебез киләчәге өчен башкарылган эшләрендә уңышлар телибез», – ди «СалаваTik» Ризәләнең әтисе Рөстәм Биккулов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев