Салкын улак яңа “күлмәк киде”, матурланды...
Зур Әтрәч авылында халык телендә Салкын улак дип йөртелгән чишмәгә яңа корылма ясап куйганнар.
(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары"). “Авыл урамнарының берсендә урнашкан улакны узган ел төзекләндергән идек. Шулай да авылдашыбыз Васыйл абый Яруллин аны үзгәртеп ясарга теләк белдерде, – диде җирлек башлыгы Илнур Юнысов. – Аңа берникадәр үзара салым акчасы да кушып, ул да үзеннән өлеш кертеп, менә шундый үзенчәлекле корылма ясалды. Аны беркөн авылдагы ир-атлар белән җыелып урнаштырып куйдык.
Хәзер яңа корылмалы улакка су алырга, кер чайкарга килүчеләргә икеләтә сөенечле булыр дип уйлыйм. Әйтергә кирәк, әлеге улакны күп еллар элек Васыйл абыйның энесе Наил абый (мәрхүм) ясаткан булган. Хәзер авылдагы Салкын улак Яруллиннарның истәлеген саклауны дәвам итә”.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев