Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саннар никахлашу һәм аерылышу турында сөйли

Тәтеш районында 2018 ел эчендә 88 пар никахларын рәсми рәвештә рәсмиләштергән, өстәвенә 176 кешедән 51енең – икенче никах.

(Тәтеш, 18 февраль, «Тәтеш таннары»).  Тәтеш районында 2018 ел эчендә 88 пар никахларын рәсми рәвештә рәсмиләштергән, өстәвенә 176 кешедән 51енең – икенче никах.

Авыл җирлекләрендә 35 яңа гаилә барлыкка килгән, Тәтештә – 53. Никах теркәүнең кызган чагы август аена туры килгән – 20 пар алтын балдаклар кигән. Хәзерге тәтешлеләр, үзләренең бабайлары, әбиләре буынына һәм хәтта ата-­аналарына караганда, гаиләне күпкә соңрак коралар, – дип аңлатма бирәләр район башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә. Әгәр кызларның күпчелеге 10 ел элек  кияүгә 25 яшькә кадәр чыксалар, хәзер инде андыйлар нибары өчтән бер өлеше генә. Ир-егетләрдә дә шуңа охшаш күренеш ­күзәтелә.

Сүз уңаеннан, 2018 елда никахын теркәгән иң олы яшьтәге ир-атка – 83. Иң өлкән яшьтәге кәләш – 79 яшьлек тә­тешле ханым.


Район башкарма комитеты ЗАГС бүлеге тарафыннан 2018 елда никахны гамәлдән чыгару турында 46 акт язмасы тутырылган. 
Аларның барысы да суд карары нигезендә аерылган, ә һәр ике якның килешүе буенча түгел. Ел дәвамында аерылышуга 5 гариза бирелгән, әмма татуланыр өчен тәкъдим ителгән әңгәмә уздырылгач һәм бер ай вакыт бирелгәннән соң, ир белән хатын аерылуны теркәргә килмәгәннәр.

Аерылышуларның гомуми исәбенең 67 проценты шәһәргә туры килә, 33е, әлбәттә, – авылга.

Бергә яшәгән вакытларга килгәндә, статистика буенча караганда, аерылуларның төп өлеше 5тән алып 9 елга кадәрге гаилә стажы булган гаиләләргә туры килә (39 процент). Ике гаилә бер ел да яшәмәгән килеш таркалган, тагын ике гаилә пары ике елга кадәр дә никахларын саклый алмаган. Бергә озын гомер кичергән парларның да һәркайсы никахны сак­лап калу җаен таба алмый, 20 елдан күбрәк гаилә стажы булган 14 пар аерылышкан. 

Балигълык яшенә җитмәгән 28 гаилә никахларын өзгән. Никахны өзү буенча мөрәҗәгать иткән 81 кешедән  аерылышуны башлап йөрүчеләрнең 44е ир-атлар булуы ачыкланган. Утыздан алып 34 яшькә кадәрге вакытта ир белән хатынның аерылышу турында карар кабул итәргә мөмкин булган кискен халәттәге яше. Әмма бу чагыштырмача: 2 кеше 60ны узгач аерылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев