Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шартлаткыч матдәләр саклаган

Тәтеш районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуп­лаган.

Суд аны торакка законсыз үтеп кереп чит кешенең милкен яшерен рәвештә урлауда, шартлаткыч матдәләрне законсыз сатып алуда һәм саклауда гаепле дип таныган.

– Судта хөкем ителү­ченең 2023 елның 26 ноябрендә кичке вакытта чит кешеләрнең һәм йорт хуҗаларының булмавыннан файдаланып, аның тарафыннан алдагы көнне җимереп куелган  ишек биген алып, зыян күрүченең өенә керүе, аннан 1 040 сумлык телевизор приставкасы урлап чыгуы ачыкланды. Моннан тыш, гаепләнүче 2023 елның ноябрендә сә­нәгать шартларында эшләнгән шартлаткыч матдә белән тимер банка тапкан һәм аны вакытлыча яшәү урынында законсыз саклаган, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд җәзаны җиңеләйтү һәм катгыйландыру шартларын, гамәлдәге хөкем ителүләре булуын исәпкә алып, ир-атка кылган ике гамәле буенча катгый режимлы төзәтү колониясендә өч елга ирегеннән мәхрүм итү белән дәүләт кеременә 10 000 сум штраф түләү рәвешендәге катгый җәза билгеләде.

фото: Татар-информ

18+


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев