Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

сарыклар һәм кәҗәләрнең чәчәк чире – йогышлы вируслы авыруы

Районның ветеринария баш табибы Ирек Садриев киңәш иткәнчә, сарыклар һәм кәҗәләрнең чәчәк чире – йогышлы вируслы авыруы, кешеләрне дә кертеп исәпләгәндә, барлык имезүче хайваннар өчен куркыныч.

 (Тәтеш, 18 сентябрь, «Тәтеш таңнары»,  Мәдинә Ибәтуллина фотосы).   Районның ветеринария баш табибы Ирек Садриев киңәш иткәнчә, сарыклар һәм кәҗәләрнең чәчәк чире – йогышлы вируслы авыруы, кешеләрне дә кертеп исәпләгәндә, барлык имезүче хайваннар өчен куркыныч.

Аны кисәтү һәм моның абзар-кураларда таралуына юл куймас өчен сарык, кәҗә асраучыларга малларны бары тик чирдән имин булган хуҗалык­лардан гына сатып алырга (ветеринария сертификаты булуны дәлилләү зарур), шулай ук азык һәм инвентарьларны тикшерергә кирәк. Хуҗалыкка кайтарылган терлекләрне 30 көн дәвамында ябып асрау зарур. Чирле сарыклар һәм кәҗәләр, инкубацион чорда яки авырудан соң вирус йөртүче хайваннар, чирне тарату чыганы булып торалар. Ит, инфекцияле үләксәләр, борын лайласы, йон, инвентарь, транспорт, азык, авыру хайваннар чыгарган сулыш, инфекцияле терлекләрнең сөте, шулай ук механик күчерүче булып торган кан суыручы бөҗәкләр һәм талпаннар аны тарату факторларына керәләр. Чәчәк чиренең инкубация вакыты 4тән алып 14 тәүлеккә кадәр тәшкил итә. Беренчел билгеләре булып күз кабак­лары шешенә, борын һәм күзләрдә сүлле-лайлалы яки эренле бүлендек­ләр, кара-кызыл төстәге тимгелләр барлыкка килә. Сулыш алу кыенлаша, эчкә сулаганда һәм сулышны чыгарганда борын томаланган сыман тавыш­лар күзәтелә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев