Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлаучылар бердәм булып чыкты

Тәтештәге 2587нче сайлау участогы үзәк район хастаханәсе администрациясе бинасында урнашкан.

Биредә иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә. Күңелләрне җилкендереп, ерактан ук музыка тавышы ишетелә. Шәһәрлеләр сайлауга ашкынып киләләр.
"Сайлау участогына беренчеләрдән булып Марсель Нигъмәтуллин килде һәм без аңа татлы бүләк тапшырдык. Сайлауга тәүге тапкыр аяк басучылар өчен дә бүләгебез бар, әлегә аларны көтәбез һәм озакламый килеп җитәрләр дип өметләнәбез", - диделәр участок комиссиясе әгъзалары.
Күренгәнчә, яшьләр дә, гаиләләре белән килүчеләр дә шактый.
"Районыбыз, республикабыз, илебез тыныч булсын һәм чәчәк атсын, киләчәкне сөенеп каршылар өчен һәрбер сайлауга үз тавышыбызны бирәбез. Бүген дә гаиләбез белән килдек. Оныгыбыз Гаделнең бездән каласы килмәде. Яшь буын өлкәннәрдән үрнәк алып үссен дигән уй белән аны да ел саен алып киләбез. Аларның киләчәге матур булсын өчен бик күп нәрсәләр эшләнә һәм уңайлыклар тудырыла. Хөкүмәткә барысы өчен дә рәхмәт ", - дип фикерләре белән уртаклаштылар Асия һәм Марат Галиуллиннар.
Ә инде Камай урамында яшәүчеләр сайлауга күмәкләшеп килгәннәр.
"Гражданлык бурычыбызны үтәдек, хәзер тынычлап кайтып китәбез. Тагын да шулай дөньялар тыныч, тормышлар матур булсын. Күптән күрешмәгән танышлар, дуслар белән очраштык һәм рәхәтләнеп сөйләштек. Монысы икеләтә күңелле булды. Тормышлар бик мул, җитешлектә яшибез, алдагы көннәрдә дә ил-көннәр имин булсын, - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев