Сөендектә олы хөрмәткә ия өлкән буын кешеләре гомер кичерә
Авылның аксакалы Садыйков Җәүдәт абыйга 89 яшь тулды, - дип уртаклаша мәдәният хезмәткәре Люция Хәлиуллова.
(Тәтеш, 28 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Сөендектә олы хөрмәткә ия өлкән буын кешеләре гомер кичерә.
- Авылның аксакалы Садыйков Җәүдәт абыйга 89 яшь тулды, - дип уртаклаша мәдәният хезмәткәре Люция Хәлиуллова. - Ул әле дә көләч йөзле, бик матур, чая, тиктормас бабаебыз. Аның йортына берәр үтенеч белән керсәң, гел елмаеп каршы ала.Үзе генә торса да, бөтен җире чиста, пөхтә. Биш вакыт намазын бер дә калдырмый, җомга көнне мәчеткә бармый калмый. Мәдәни чараларда да актив катнаша.
Сугыш елларында бик күп авырлыклар кичергәнен дулкынланып сөйли. Колхозда, тимерчелектә эшләгән. Хөрмәткә лаеклы кеше ул Җәүдәт абый.
фото: Люция Хәлиуллова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев