Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсентенең паспортын тикшерегез

Таныш түгел үсентеләрне сатып алу көтелгән уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин, чөнки күп кенә сортлар безнең климат шартларына яраклаштырылмаган.

Сәүдә итүчеләр җиләк-җимеш үсентеләренең мул уңыш бирәчәген вәгъдә итеп, үз товарларын ярминкәләрдә бик мактап саталар. Җимеш бирә торган агач үсентесе сатып алганда, аңарда нәрсә үсәчәген аңлавы читен. Һәвәскәр бакчачылар үсентеләрне күп вакыт узгач, әйтик, алмагач яки груша җимеш бирә башлагач кына, алдап сатучылардан зыян күргәнлекләрен аңлыйлар. ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров йорт яны кишәрлегенең хуҗаларына ничек итеп алданмаска кирәклеге турында аңлата. 
–     Еллар узгач нәрсәнедер раслау һәм гаеп­леләрне эзләп табу мөмкин түгел.
Кыргый агачка тап булмауның иң гади ысулы – утырту материалының документларын тикшерү. Утырту материалы сорт һәм утырту сыйфатын раслаучы документлар белән мәҗбүри тәртиптә озатып барылырга тиеш. Шулай ук җитештерүченең, аның элемтәгә керү өчен мәгълүматлары, культурасы, сорты, төре, категориясе, яше һәм партия номеры күрсәтелгән тиешле маркировкасы булуы мәҗбүри.
Сатып алына торган утырту материалының сыйфатын раслау өчен, сатып алучы сатучыдан күрсәтелгән документларны таләп итәргә хокук­лы, ә аларның булмавы әлеге үсентеләрне сатып алуга карар кабул итүнең файдасыз булуына нигез булырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев