Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сентябрьнең соңгы шимбәсендә тәтешлеләр Казанның Киров районында яшәүчеләргә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр

Көзге ярминкәләрне шә­һәрлеләр яратып кабул итәләр. Яктырганчы килеп җиткән тәтешлеләр шунда ук товарларын сатып алучыларга уңайлы итеп тезеп тә куйдылар.

"Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына" дигән мәкальне истә тоткан олы яшьтәге шәһәрлеләр инде безне көтеп торалар иде. Әлбәттә, аларны килограммы 10 сумнан булган бәрәңге җәлеп итте, аны "Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ һәм райпо күп итеп алып килгән. Мәсәлән, якында гына яшәүче Луиза апа ике капчык алды. "Ничек алып кайтасыз инде?" - дип кызыксындым мин. "Менә хәзер ачам да, шуңа беразын бушатам һәм акрынлап ярдәмчем белән ташыйм (ул миңа көпчәкле сумкасын күрсәтте). Мондый бәядән тагын кайдан табам? Хәзер кышка җитәрлек булачак", - диде, шатлыгын яшермичә 68 яшьлек ханым. "Леденейкин" КФХ килеп җитеп, бөртек фуражын бушатып кына бетергән иде, шунда ук чират хасил булды, һәм озак та үтми сатылып та бетте, шәхси йортлары белән торучылар алып киттеләр, күрәсең.

Казанлылар ярминкәдә күбрәк нәрсә булуын телиләр? Сөт ризыклары булып чыкты бу. Тәтеш­леләр тоннадан артык сөт алып килделәр. Әлеге продукциянең күпчелек өлешен "Содружество" һәм "Авангард" авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим иттеләр, алар аны, тиешле таләп буенча, краннан агызып саттылар. Башкалар исә, шул таләпне үтәмәгәнлектән, сөтләрен сата алмадылар һәм табышларын кулдан ычкындырдылар. Соңгарган казанлылар буш мичкәләрне күреп, борчылдылар һәм: "Авыл сөте аласы килгән иде, зинһар икенче тапкыр күбрәк алып килегез әле", диделәр.
"Христофоров" КФХ алып килгән симез корбан һәм судак балыкларын яратучылар да күп булып чыкты. 300 килограмм күз ачып йомганчы сатылып та бетте. Олы яшьтәге ирле-хатынлы Смирновлар, алар зур гына судак алдылар, Өлкәннәр көнендә бәйрәм өстәлендә мичтә пешерелгән әлеге балык патша сые булачак диделәр.

Бу көнне "Агро-Союз" ҖЧҖдан килгән Сергей Полянскийдан киләсе юлы да 31-32шәр сумнан шикәр комы алып килегез әле дип күп сорадылар. Аны 10ар килограммлы капчыкларга тутырып сату отышлы булды: чөнки бик тиз алып бетерделәр.

Тәтешле Дмитрий Майоровның ит рәтләре яныннан да игътибарсыз гына үтеп китүчеләр булмады. Чөнки оста итеп турап куелган сыер һәм дуңгыз итләре беркемне дә битараф калдырмады - алып килгән 700 килограммнан артык ит сатылып бетте.

Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Илсөя Хисамова әйткәнчә, дистәсе 40 сумнан йомырканы һәм килограммы 120 сумнан сарымсакны, шулай ук банкаларда тозлаган яшелчәләрне һәм кабак­лар­ны да чират торып алганнар.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Евгений Волков сүзләренә караганда, 19 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм районның 9 җирлеге үз продукцияләрен тәкъдим иткән. "Содружество" ҖЧҖ, "Авангард" ҖЧҖ, "Нур" ҖЧҖ, райпо, "Агро-Союз", эшкуар Майоров һәм "Христофоров" КФХ күчмә ярминкәне үткәрүгә оешкан төстә һәм зур җаваплылык белән караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев