Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сезне дә санап чыгачаклар

    Россиядә 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уздырылачак.

    Ул мәгълүматлар җыю технологиясе буенча яңалык - Интернет аша Росстаттан статистик хәбәрләрне web-җыю булачак, ә шәхси ярдәмче хуҗалык башлык­ларын сораштыру планшетлы компьютер ярдәмендә тормышка ашырылачак. Безгә район статистика бүлегеннән хәбәр иткәнчә, авыл товар җитештерүчеләренә хуҗалыкны алып баруда алдынгы алымнарны кулланулары, кредитлардан файдаланулары, бюджет субсидияләре һәм дотация­ләр алулары турындагы сораулар беренче тапкыр биреләчәк. Перепись йомгаклары авыл хуҗалыгы торышы турында объектив һәм тулы мәгълүматлар тупларга, алдагы елларга аның үсеш механизмын билгеләргә һәм илнең азык-төлек җитешлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: