Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек”

Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.

(Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Сания Сәмигуллина). Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә. 

Алар колхозда эшләп, лаеклы ялга ­чыкканнар һәм бүгенге көндә бер түбә астында өч буын бер­гә татулыкта көн күрә. Шакировлар әйтүенчә, икесенең дә балачагы җиңел булмаган, сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, хезмәт арбасына җигелгәннәр. 

“Монастырскийдагы учи­лищеда ике ел машинист-тракторчылыкка укыдым. Армиядә 3 ел хезмәт итеп, туган авылга кайттым һәм әниемне ялгыз калдырасым килмәде, биредә төпләнеп калдым. Озак еллар – механизатор, аннары  шофер булып эшләдем, – ди Шәүкәт абый. – 12 яшьтән комбайнчы ярдәмчесе булдым. Әнигә көнкүрештәге кыенлыкларда булышасым килде. Дания дә, мин дә ачысын да, төчесен дә татыдык”.

Дания апа әйтүенчә, ул әби-бабасы тәрбиясендә үскән. Укуны тәмамлап чыккач, колхоздагы фермага сыер савучы булып барган һәм гомер буе терлекчелектә эшләп пенсиягә чыккан. Шакировлар тырыш хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгәннәр, Шәүкәт абыйга III дәрәҗә “Хезмәт даны” медале дә бирелгән.  

Сүзебез яшьлек елла­рына барып тоташкач, Шакировларның неч­кәргән күңелләре ничектер илһамланып, яшә­реп киткәндәй тоелды.

“Данияне армиядән соң, өенә кадәр озата кайттым, ике ел очрашып йөрдек, – ди Шәүкәт абый эчке бер дулкынлану белән. – Аннары икәү сөйләштек тә, декабрьнең суык кичендә җәяү генә, җитәкләшеп безгә кайттык. Әни дә, аның әби-бабасы да ризалыкларын бирделәр, туй уздырдык”. Тормышларына тагын да нур һәм сөенеч өстәп уллары туа. Хәзер инде аларның үз гаиләсе бар. Олысы Шамил – Казанда, ә кечесе Рамил хатыны Энҗе, кызлары Зилә һәм Алия белән әти-әнисе янында төп йортта яши.  Оныклары дәү әни һәм дәү әти өчен иң зур шатлык булып, матур гына үсеп киләләр. Шакировлар абзар-кура тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. 

“Бер карасаң илле ел бик күп вакыт, ә күңелгә әле генә өйләнештек шикелле тоела. Тормыш булгач, авырлык­лар да, яхшысы һәм начары да була инде. Шулай да бер-береңне хөрмәт итеп, яратып, сабыр итеп яшәргә кирәк”, – диделәр тормыш тәҗрибәсен туплаган Дания һәм Шәүкәт Шакировлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев