Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйлиләр

Бидәңге урта мәктәбе укучылары Са­бина һәм Самат Сәйфетдиновлар – “Йолдызлык-2019” бәйгесенең “Кон­феранс” но­­ми­на­циясенең район этабында финалга ­чыкты.

(Тәтеш, 20 июнь, “Тәтеш таңнары"). Бидәңге урта мәктәбе укучылары Са­бина һәм Самат Сәйфетдиновлар – “Йолдызлык-2019” бәйгесенең “Кон­феранс” но­­ми­на­циясенең район этабында финалга ­чыкты.

Балаларны фестивальдә катнашыр өчен педагоглар Әлфия Минкина белән әле тагын бертуганнарның әнисе дә булып торган Гүзәл Сәйфетдинова әзерләгән. Укытучылар әйтүенчә, балалар яхшы укыйлар, шигырь­ләрне сәнгатьле итеп сөйлиләр, ә Саматның вокалга да сәләте бар. Абруйлы бәйгедә финалга җитәр өчен бу яшь конферансларга күп яктан ярдәм итте. “Улым җырчы булыр­га тели, ә кызым – стоматолог”, – ди яшь артистларның әнисе елмаеп һәм балалары өчен киемнәрне чыгыш ясар алдыннан нибары бер төн эчендә үзе тегүен әйтеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев