Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шикләрне тараттылар

Казаннан килгән белгечләр район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр.

Тәтешлеләрнең республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары вәкилләре белән очрашуы "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында булды.
ТР юстиция министрлыгының бушлай юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Наталья Фархуллина аңлатканча, белгечләр бөтен көнүзәк тематиканы, Тәтеш районы халкын борчырга мөмкин булган мәсьәләләрне игътибарга алырга тырыштылар. Очрашулар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының бушлай юридик ярдәм турындагы законнары кысаларында үткәрелә. Республика юстиция министрлыгы гражданнарны бушлай юридик ярдәм белән тәэмин итү буенча вәкаләтле орган санала. Бирелгән сораулар ТКХ,
мәгариф, пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау проблемаларына һәм, әлбәттә, җир законнарына да кагылды.
Бу көнне юридик ярдәм сорап 29 тәтешле мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев