Шәһәр урамнарында яшьләрнең зур булмаган төркемнәргә җыелып, ничек итеп сыра эчүләрен еш күрәм
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таңнары") Шәһәр урамнарында яшьләрнең зур булмаган төркемнәргә җыелып, ничек итеп сыра эчүләрен еш күрәм, мәйданчыкларда сабыйлар уйный һәм шундый эчемлекләрне яратучыларны күзәтәләр. Бу рөхсәт ителәме?
Тәтешле
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
Җәмәгать урыннарында алкоголь продукцияләр кулланган (эчкән) өчен административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.20нче маддәсендә җаваплылык билгеләнгән. Күрсәтелгән хокукны бозу 500дән 1 мең 500 сумга кадәр административ штраф төрендә административ җаваплылыкны күз уңында тота. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында (РФ Административ хокук бозу кодексының 20.21нче маддәсе), атап әйткәндә, урамнарда, стадионнарда, скверларда, паркларда, гомуми файдаланудагы транспортларда, башка җәмәгать урыннарында исерек килеш, кешелек абруен һәм җәмәгатьчелек әхлагын хурлап йөргән өчен административ җаваплылык билгеләнгән. Әлеге хокук бозу биш йөздән бер мең биш йөз сумга кадәр административ штраф салуны яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күз уңында тота. Тәтеш районында бүгенге көндә ел башыннан 8 граждан РФ Административ хокук бозу кодексының 20.20нче маддәсе буенча, 55 граждан РФ Административ хокук бозу кодексының 20.21нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев