Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештәгедән ким яшәмибез

Фәткулловларның бөтен гаиләсе диярлек Башчы товарлыклы-сөтчелек фермасында эшли.

Рима, өлкән сыйныфта укыганда ук, каникуллар вакытында әнисе белән терлекләр караган. Колхоз җитәкчелеге аның сынатмаячагына - сыерларның чиста, тук булачагына, савымның кимемәячәгенә ышанган.
"Яшьләр авылда калырга тиеш!" дигән өндәмәдән соң, мәктәпне тәмамлагач, бәхетен читтән эзләми. Ә авылдашы Наил кара күзле чибәрне бер күрүдә ярата, кыз да аңа битараф булмаган икән. Ике ел очрашып йөрү аларга бер-берләрен якыннан белергә мөмкинлек бирә, һәм шуннан соң гөрләтеп туй итәләр.
"Иремнең ишле дус гаиләсе җылы кабул итте, һәм мин дә аларның барсын да яраттым", - ди ихтирам белән Рима.
Балалары тугач, олылар белән киңәшләшеп, яшьләр башка чыгарга карар кылалар, йортка акча җыя башлыйлар. Нәкъ шул чакта, алар эшләгән "Свияга" агрофирмасында йорт та бирәләр, туплаган бөтен маяны шуңа тоталар.
Ир белән хатын йортлары төзек, сөекле балалары һәм тотрыклы эшләре булуга канәгать. Менә тугыз ел инде таныш сукмактан алар бергә фермага эшкә йөриләр. ТРның атказанган терлекчесе Рима Зөфәр кызы сыерлар сава, ә Наил Мингалим улы сыерларны ясалма орлыкландыру технигы һәм лаборант эшен башкара.
Икесе дә, югары күрсәткечләргә ирешеп, намуслы хезмәт итә, шуңа да бүләкләргә лаек булганнар. "Мартта Рима тәүлегенә 1 тонна 100 килограмм сөт сауды, - дип горурлык белән әйтеп куйды "Р. Г. Сафиуллова" КФХның башкаручы директоры Әнсар Айзатуллов. - Былтыр бер сыер да кысыр калмады, барсы да сәламәт үрчем бирде".
Уллары Радик та алар юлын сайлаган, фермада өченче ел терлекләр карый. Авылда да күп акча эшләп алырга һәм шәһәрдәгедән ким яшәмәскә мөмкин булуын аңлап, егет туган җиреннән китәргә җыенмый. Кызлары мәктәптә укый, әле нинди һөнәр сайлыйсын белми, әмма, әти-әнисе әйткәнчә, Рамиләнең теләгенә каршы килмәячәкләр.
Терлекчеләр коллективтагы дустанә атмосфераның, җитәкчелекнең аларны аңлавы һәм хөрмәт итүенең - теләсә нинди эштә мөһим фактор булуын раслыйлар.
"Эш шартлары елдан-ел яхшыра бара, яңа җиһазлар алына, хуплау чаралары системасы кулланыла, хезмәт хаклары даими күтәрелә, санаторийларда бушлай ял итү мөмкинлеге бар. Шуларның барсы да продуктлылыкка һәм нәтиҗәле хезмәткә этәргеч бирә", - диләр ирле-хатынлы Фәткулловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев