Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәребез чиста булсын өчен

Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чис­та, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.

(Тәтеш, 5 август, “Тәтеш таңнары”). 

“Тәтеш” МПП” МУП хезмәт­кәр­ләре көн саен эштә: кышын тротуарларны кардан чистарталар, җәен су сибәләр, чүп-чарны җыештыралар. 
– Бөтен шәһәр безнең карамакта. Бер көн эчендә мөмкин кадәр күбрәк эшләп өлгерергә тырышабыз, – диләр Олена белән ­Марина.

Беренчесе “Тәтеш” МПП” МУПта биш елдан бирле хезмәт куя, икенчесе – ике елдан күбрәк. Предприятие җитәкчелеге көндәлек эшләрне иртәдән үк, планерка вакытында, әйтеп куя, ә аннары хезмәткәрләр өчен эш көне саф һавада башланып китә.  

– Безгә хезмәтебез өчен рәхмәт белдергән кешеләр дә бар, ә кайберләре дорфа итеп, сүз һәм гамәллә­ре белән тупаслык күрсәтә­ләр. Без Җиңү паркына чәчәкләр утырттык, аларның кайберләрен тамырла­ры белән йолкып киттеләр, берни­кадәрен – таптаганнар иде. Кешеләр азрак чүпләсеннәр иде диясе килә. Ямьсез күренешне еш күрергә туры килә: баласы белән әнисе киләләр, әнисе чүпне тротуарга ташлады, баласы да аның артыннан ук шулай эшләде. Чәчәкләр белән дә шулай ук: әнисе утырып тора, ә бала чәчәкләр өстен­нән йөгереп йөри, ул аңа хәтта шелтә генә дә ясамый, – дип зар-моңнарын белдерәләр Олена белән Марина.

Алар шәһәрдә яшәүче­ләрдән һәм кунаклардан үз хезмәтләрен хөрмәт итүлә­рен үтенәләр һәм болай диләр: “Без бит алар өчен тырышабыз, Тәтештә чиста һәм матур булуын телибез”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X