Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Шәһәргә ташу янамый

    Ел фасылының матур чоры, яз кошлар сайравы, урамнардан гөрләвекләр агуы белән сөендереп кенә калмый, шәһәрлеләрне су басу белән дә борчуга салуы мөмкин.

    Тәтеш урамнарының торышы, аларның кардан чистартылуы һәм читкә чыгарылуы, су агу канауларын кардан, боздан арындырылуы турында "ТетюшиЖилсервис" ҖЧҖ директоры Анатолий Полозов сөйләде.

    Көн саен 4-5 техника берәмлегеннән торган бригада кардан чистарту өчен шәһәр урамнарына чыга, анда һәр шоферга аерым бер эш күләме бүлеп бирелә икән.

    Башта юлларның иң куркыныч саналган урыннарын, Мәктәп урамын карадык, гадәттә "зур су" шуннан ага. Рейд көнендә, якындагы Воробьев, Җәлил, Чехов, Ленин, Боголюбов урамнарын су басып китмәсен өчен, су агу канауларын, шулай ук Көньяк микрорайондагы күп фатирлы йортлар арасындагы урамнарны кардан киңәйтү техникасы эшләде.

    Фрунзе урамында грейдер эри башлаган кар катламын кырдырып, су агарлык эз ясап бара иде. Туктадык. "ТетюшиЖилсервис" ҖЧҖда шофер булып эшләүче Леонид Тележонков белән сөйләштек, ул бу урамны чистартып бетерүен, алда Воробьев, Малкин, Тукай, К. Маркс, Ленин урамнарында ("Каенкай" балалар бакчасы тирәсе) эш көтүен әйтте.

    Октябрьгә 25 ел урамында яшәүчеләрнең дә юлларның торышына дәгъвалары юк, чөнки биредә "Митсубер"да Иван Вишняков эшләгән, әлеге техника карны җыеп алу белән беррәттән, юлны да киңәйтеп бара.

    Рейд ахырында Тәтешкә 200 ел урамына юл тоттык, анда ЮМЗ тракторы эшли иде. Аның юл кырыен, Производство урамыннан алып Тәтешкә 200 ел урамының 4, 6, 8, 10нчы йортлары буйлап су агу канаулары уза, кардан чистартуын күрдек.

    Көннәр кискен җылынып, бер үк вакытта ташулар да гөрләп акканда хәлләрнең кискен үзгәрүе мөмкин, әмма шунысы куанычлы, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр язны тулы әзерлектә каршылыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: