Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрле Наталья Роткина почта элемтәсендә 17 елдан күбрәк хезмәт куя

Наталья халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча Тә­тешнең почта элемтәсе бү­легенә килә, шулай кала да.

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары"). Ундорыда туып-үскән кыз язмыш үзен, хәзерге вакытта аңа якын булган Тәтешебезгә китерер дип берничек тә күзалламаган була. 

“Биредә яшәвем белән бәхетлемен, минем йортым, яраткан гаиләм һәм яраткан эшем монда”, – ди ул. 

Наталья халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча Тә­тешнең почта элемтәсе бү­легенә килә, шулай кала да. 

“Минем эш икәнлеген баштан ук тойдым, – дип сөйли автовокзал бинасында урнашкан почта элемтәсе пунктының 1 класслы операторы. – Әлеге эш урынында мин инде 15 елдан бирле, югыйсә кичә генә килгән кебек тоелса да”.  

Наталья Геннадьевна кул хез­мәтенең никадәрле вакытны сарыф итүен, көн­дәлекләрне башта каралама итеп, аннары чистага тутыруларын искә ала, хәзер инде барлык документлар электрон төрдә рәсмиләштерелә. Компьютерга, билгеләнгән программаларга күнегү җи­ңелләрдән булмаса да, башкарып чыга алганнар, һәм хәзерге вакытта да планлы яңарышлар алып барыла, ул, хезмәттәшләре кебек, һәрдаим укый, үз-үзен камилләштерә.
Оператор хезмәтләр өчен квитанцияләр түләмен эш вакытының иң киеренке чагы дип билгеләп үтә, ул айның икенче яртысыннан башлана. “Өлкән буын  квитанцияләрне таратып чыккач ук безгә ашыга, – ди элемтә хезмәткәре, – алар – җаваплылыкны тоя торган кешеләр. Көнгә уртача 100гә якын кеше килә. Элек халык күбрәк иде, әлбәттә, хәзер күпләр түләүне дәүләт хезмәтләре ярдәмендә башкара, бу, һичшиксез, бик уңайлы”. 

Операторның хезмәте шактый – керемнәр, сату күп һәм, әлбәттә, абунә буенча планнарны үтәргә кирәк. Мисалга, район гәҗитенә план 120 данә тәшкил итә, һәм һәр абунә кампаниясен Наталья Геннадьевна арттырып үти, бу ярты еллыкта ул 162 абонемент рәсмиләштерде.
“Шәһәрлеләр район гәҗитен ярата, аны барыннан да күбрәк яздыра, – дип аңлата почта хезмәткәре. – Мин дә кешеләр район һәм респуб­ликадагы яңалыкларны белеп торсыннар дип тырышам, элемтә пунк-­
т­ына  килүчеләрнең барысына да гәҗитне рәсмиләштерергә тәкъдим итәм, ә инде ташлама игълан ителгәчтен үк, үземнең тугры дусларым – пенсионерларга  шалтыратып чыгам, чөнки алар өчен бу бик яхшы ­булышлык”.

Наталья Геннадьевнаның даи­ми клиентлары бар, кемдер матбугат басманы күп итеп яздыра, кайберәүләр өчен ул үзенә бер төрле заказлар булдыра, ә аннары килеп алырга чакыра. “Һәркайсына аерым караш, аерым эшлибез”, – ди ул.

Аралашучан хатын-кызның һәркемгә җылы сүзе табыла, кемнең оныгы кайтуын, кемнең гаиләдә нинди дә булса шатлыгы барлыгын белә, даими клиентларының кайсы да булса берсе килми торса, берәр хәл булмасын тагын дип, борчыла.  

Тамара Николаева, пенсионер: “Наташа янына почта элемтәсе бүлегенә еш йөрибез, һәрвакытта яңа килгән матбугатны һәм яңа товарны тәкъдим итә, аның белән аралашуы рәхәт – мөлаем, ягымлы, кыскасы, акыллы”.

Коллективта да аны хөрмәт итәләр. “Наталья Геннадьевна бөтен җаваплылык белән эшли, планнарны үти, чын күңелен биреп хезмәт куя”, – ди аның хакында Тәтешнең почта эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы ­Наталья ­Щербакова.

Беренче класслы оператор үзенең эше турында гади итеп болай ди: “Мин кешеләргә ярдәм итәм, барысы да ышанычка корылган”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев