Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Шәһәрлеләр җитешлеге хакына

    Гражданнарның үзара салымы - ул аларның җирле әһәмияттәге төгәл мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен бер тапкыр түләүләре.

    Тәтештә һәм районның барлык җирлекләрендә референдум узачак. Шәһәрдә аны үткәрү турындагы тулырак мәгълүматларны без районның шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулевтан белдек.
    - Андрей Владимирович, булачак референдум хакында без укучыларыбызга инде хәбәр иткән идек. Ул нинди максат белән билгеләнгән?
    "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы быелның 5 октябрендә шундый карар кабул итте.
    Референдум - ул дәүләт әһәмиятендәге мәсьәләләр уңаеннан, бу очракта үзара салым буенча, бөтенхалыкның тавыш бирүе. Ул яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелә.
    Татарстанда финанслауның нәтиҗәле программасы эшләнде, үзара салым акчасының асылы шуннан гыйбарәт, халык тарафыннан җыелган һәр сумга рес­публика бюджетыннан 4 сум өстәлә.
    Программа район авыл җирлекләрендә уңышлы эшли һәм хәзерге вакытта халыкның бик тә мөһим проблемаларын чишүнең нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора. Үзара салым акчасы нигездә торак пунктлар эчендәге юлларны ремонтлауга, су үткәргечләрне яңартуга һәм ремонтлауга, урамнарны яктыртуга, коелар һәм чишмәләрне, зират коймаларын, территорияләрне төзекләндерүгә тотыла - һәрбер җирлектә өстәмә акчаларны нинди максатларга тотуның кирәклеген анда яшәүчеләр үзләре хәл итәләр.
    - Тәтешлеләргә нинди сорау­ларга җавап бирергә туры киләчәк?
    - Сораулар болайрак булачак:
    "Хөкүмәттән бүлеп бирелгән һәм кешеләрдән җыелган барлык акчалар максатчан булырга - бары тик референдум сорауларында күрсәтелгән эшләргә генә юнәлтелергә тиеш:
    Сез "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге территория­сендә даими яшәүче буларак теркәлгән гражданнар (18 яшь тулган) бер тапкыр түләнә торган үзара салым акчасы рәвешендә 2016 ел-да Татарс­тан Респуб­ликасы Тәтеш муниципаль районы "Тәтеш шәһәре" му­ниципаль берәмлеге территориясен­дә җирле әһәмияттәге тү­бәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә 500 сум күләмендә (биш йөз) акча кертергә ризамы:
    - урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору эшләрен үткәрү;
    - "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге территория­сен төзекләндерү".
    Референдумда катнашу ул, зур аңлылык күрсәтеп, туган шәһәрең эшләренә үзеңнән дә өлеш кертү һәм үзеңне сораучы гына түгел, булдыручы итеп тою мөмкинлеге дә.
    Фикер
    - Тәтеш минем туган шәһәрем. Минем өчен ул кадерле: биредә әти-­әнием яшәде, балачагым узды, үземнең балаларым үстеләр, оныкларым үсәләр. Минемчә, һәркем шәһәребезнең чәчәк атуы хакына үз өлешен кертергә тиеш, - дип үз фикерен белдерә.
    Рәзилә Нәфыйкова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: