Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шундый юллар турында хыялландык

Шәһәрдә юл өслеген ремонтлауны тәмамладылар һәм тротуарлар салуга керештеләр.

Тик шулай да юллар яхшырак булсын иде, шәһәр урамында асфальт җәюче катокны да инде күптән күргәнебез юк. Һәм менә, ниһаять, быел шуны көтеп ала алдык, республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әмма, бер километр шома юлның 7-8 миллион сум торуын исәпкә алсак, бары берничә урам - Күл, Горький, Либкнехт, Гоголь һәм Чернышевский - өчен генә сөенергә мөмкин. 120 градуска кадәр кызган асфальт эсселегенә күнгән "Татавтодор" Апас филиалы юлчылары намус белән эшләделәр. Ә шоферлар башкарылган эшнең сыйфатын инде сынарга да өлгерделәр һәм канәгать калдылар. Өстәвенә яхшы хәбәр дә бар: калган средство хисабына Мәктәп урамын (хоккей тартмасына кадәр) ком һәм вак таш белән ныгытырга мөмкин булачак.

Әйтергә кирәк, оешма Тәтешкә 200 ел урамы буйлап асфальт тротуар салып килә. Барлык эшләргә җирле бюджеттан 1 миллион 600 мең сум акча тотылачак. "ИдельСтрой" ҖЧҖ эшчеләре шулай ук К. Либкнехт урамындагы тротуарны да асфальтладылар. Урамнарның икесенә дә, җәяүлеләр иминлеге өчен, тротуарлар бик тә кирәк. Әгәр тәтешлеләр, пычрак белән коендыручы һәр машинаны ка­­һәрләп юлдан йөрүләрен туктатып, тротуарларга күчсәләр, шәһәрдә күтәренке кәефлеләр күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев