Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шундый һөнәр бар иде – торба чистартучы...

Хезмәт ияләре депутатларының Тәтеш шәһәр Советы архив фондында Тәтеш шәһәр Советы Президиумының 1939 елның 27 ноябреннән “Төтен торбаларын чистарту турында”гы мәҗбүри карары бар.

(Тәтеш, 24 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). “Шәһәрдә янгынга каршы сакны көчәйтү максатларында Тәтеш шәһәр Советы Президиумы карар чыгара:
1. Барлык дәүләт, кооператив учреждениеләре, хуҗалык оешмалары һәм Тәтеш шәһәре территориясендә яшәүче шәхси йорт хуҗалары билгеләнгән вакытка төтен юллыкларын чистартуны башкарырга бурычлы: рус, голанка һәм башка мичләрнең төтен юллыкларын җылылык сезонына 3 айга 2 тапкыр, икмәк пешерү урыннарындагы һәм ашханәдәге кухнялардагы мичләрне ел әйләнәсе дәвамында айга 2 тапкыр.
2. Рус, голанка һәм башка мичләрнең төтен юллык­ларын чистарткан өчен түләүне мичкә якканнан 2 сум билгеләргә, икмәк пешерү урыннарыннан һәм ашханәдәге кухнялардагы мичләрдән – якканнан 3 сум.
3. Төтен юллыкларын чистартыр өчен, кулында Шәһәр янгын сүндерү командасыннан рөхсәт кәгазе булган махсус даими хезмәткәрне җибәрергә”.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев