Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә син Баласагуни кем икәнен беләсеңме?

Бер бик тә истә калган очракны искә төшереп үтәсем килә. Урамда улым белән бер кыз уйнап йөргәнен күрдем дә, яннарына килдем. Сүз аралаш, әлеге кыздан исемең ничек дип сорадым. Ул Айсылу дип җавап бирде. Нинди матур исем Айсылу... Мин әйтәм син татар кызы ич, ник татарча сөйләшмисең дим. Мин оялам ди... Уйга калдым... Ничек инде ул үз телеңнән оялып була? Ул бала моны уйлап әйттеме, уйламыйча әйттеме, күпме вакыт үтсә дә аның әлеге сүзләре һаман да истә. Ул кыз хәзер зур үскән, барысын да аңлаган, үз телен бик нык яратадыр, дип ышанам.

Ә үз телеңне ярату еллар үткән саен тагын да артканнан-арта бара икән бит ул. Чын татар авылында үсеп, һәр көнне үз телеңдә сөйләшеп үскән ваемсыз бала чагыңда аның мөһимлеген дә баштарак аңлап бетермисең кебек. Һәм менә хәзер үткән елларга әйләнеп карасаң, туган телеңне яратуың өчен, халкың белән, гореф-гадәтләрең белән горурлануың өчен күпме кешенең көче кергән икән бит.
Әлбәттә инде, бу, беренчедән, әти-әниеңнән, әби-бабаңнан тора, аннары инде балалар бакчасы, мәктәп...


Мин туып-үскән Апас районы Кече Болгаер авылы мәктәбендә күп кенә сыйныфларны мәктәп директоры – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илдар Миңнебаев (хәзер мәрхүм инде) укытты. Безнең сыйныф та анарга туры килде. Андыйлар турында “мировой кеше” дип әйтәләр. Күп вакытта дәресләрне миңа калса укып килергә дә кирәкмәгәндер, чөнки беренче аңлатканда ук син әлеге дәресне белеп кенә дә түгел, ятлап ук куясың. Әгәр дә аның кая да булса китәсе бар икән, без инде дәрес әрәм булмасын дип, иртәнге сәгать 7дә дәрестә утыра идек.

(2003 ел, 11нче сыйныф, имтиханнарны тапшырган көннәр)


Шагыйрьләр, артистлар да безнең мәктәптә еш кунак булды.  Драматургларның әсәрләрен сәхнәләштереп кенә калмыйча, үзебезне дә Казан каласына төрле театрларга алып йөртте ул.


Бер тапкыр шулай Казанга бардык та, ул безне кибеткә алып керде. Без инде авыл балалары, кибетче янына барып урысча әйбер сорарга кыймыйбыз. Шунда Илдар абый барды да, анардан татар телендә кирәкле әйберләрне сорады, кибетче кыз мин татарча аңламыйм ди. - Ничек инде аңламыйсың, безнең дәүләт теле ике тел: татарча һәм русча дигәне әле дә хәтеремдә.


Шуны да әйтеп үтәсе килә, Бөек Ватан сугышы батырлары янына барып аларның сугыш еллары турында, әбиләр янына барып гореф-гадәтләребез хакында язып ала идек. Кыскасы, дәресләрдән соң да кул кушырып утырмадык. Хәзер генә боларның барысы да безнең өчен, киләчәгебез өчен эшләнелгәнен аңлыйсың. Ул үзенең эше, укучылары, тел өчен җан атып яши торган кеше иде.


Мәктәпне бетергәнгә дә күп еллар үтте инде... Барыбыз да төрле җирләргә таралыштык. Әмма гел аралашып торабыз. Хәзер күбебез ватсап төркемнәрендә аралаша бит инде. Безнең дә сыйныфташлар белән ул төркем булдырылды, нинди яңалыкларыбыз бар шунда язабыз.

Бер көнне сыйныфташыбыз Раилә яза:

  • Баласагуни кем әле ул, никтер онытып җибәргәнмен, - ди.


    Озакламый икенче сыйныфташым Гөлия җавап бирә:
  • Йосыф Баласагуни “Котадгу белек” поэмасын язган инде, - ди.­­­
    Шул чакта сыйныфташларым белән горурланып куйдым. Вәт мин әйтәм, бер нәрсәне дә онытмаганнар болар. 


Кызык өчен бу сорауны 15 яшьлек улыма да биреп карадым.  Кытай кешесе мәллә ди. Кызганычка каршы, ул аны белми инде, әлбәттә. Чөнки алар аны мәктәптә дә үтмиләр.


Йомгаклап шуны әйтәсем килә, үз телебез, үз милләтебез белән горурланып яшәсәк иде. Үзебезнең бөек шәхесләребезне, тел байлыгыбызны, бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне балаларыбызга да түкми-чәчми җиткерсәк иде. Әби-бабайларыбыз татар булуы белән генә түгел, оныкларыбыз татар булу белән дә горурланыйк.

 

Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуни — төрки язучысы, фәлсәфәче, дәүләт эшлеклесе, “Котадгу белек” (“Бәхет китабы”) авторы.

 


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев