“Син Конституцияне беләсеңме?”
Алабирде авылы китапханәсендә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, Алабирде урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен (укытучы Гарифуллина Э.Х.) “Син Конституцияне беләсеңме?” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары). Китапханәче Нигматуллина Чулпан укучыларга Конституциянең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның структурасы белән таныштырды.
Укучылар кешенең хокук һәм бурычлары турында видеоролик карадылар һәм интеллектуаль уен-викторинада катнаштылар. Чара укучыларда зур кызыксыну уятты, үз гражданлык позициясен күзәтергә мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев