Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сиңа җәза! Багажникка кер!

Балигъ булмаган өч баланы законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән өчен Келәштә яшәүчегә карата җинаять эше буенча район суды тарафыннан карар чыгарылды.

Район прокуратурасы кылган җиная­те буенча гаепле дип табылган 43 яшьлек Ф.-га карата, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 127­нче маддәсенең 2нче бүлегенең "д", "ж" пунктчаларында билгеләнгәнчә (законсыз иректән мәхрүм итү, ягъни аны урлауга бәйсез рәвештә, ике яки аннан да күбрәк затка, балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять), дәүләт гаепләвен яклады.

Суд утырышы барышында билгеле булганча, 2012 елның 4 июлендә көндезге сәгать берләр тирәсендә Ф. йортының ишегалдында, үзе белән бергә яшәүче хатынның тәрбиягә алган балигъ булмаган балаларын, өйне караучысыз калдырып киткәннәре өчен, тирги. Шуннан соң, көч куллану белән янап, балаларга (5, 6 һәм 8 яшьлекләр) үзенең ВАЗ-2115 машинасы багажнигына кереп ятарга боера. Алар, куркып, аның таләбенә буйсыналар. Ул балаларны авылдан ике километр­ ераклыктагы җирдә биш минут чамасы багажникта йөртә.

Тәтеш район суды карары Ф.-ны җинаять кылуда гаепле дип тапты. Аңа шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итү, бер елга сынау срогы белән, җәзасы билгеләнде.

Район суды карары закон көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев