Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез
Бөек Ватан сугышы миллионлаган гомерне өзгән.
(Тәтеш, 4 декабрь, "Тәтеш таңнары, Татьяна Кузнецова ). Яу кырларында никадәрле солдат билгесез калганлыгы төгәл генә билгеле түгел.
Билгесез солдат көнендә шәһәрнең Дан Мемориалы үзәге янында шәһәрнең уку йортлары һәм оешмалары вәкилләре җыелды. “Бүген без хәзерге тормышыбыз, безнең киләчәк өчен үз гомерләрен кызганмаучыларны искә алабыз. Без алар турындагы истәлекне кадерләп сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга, аларның исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнергә тиеш”, – диде Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
Митингта катнашучылар һәлак булган сугышчыларны Бер минут тынлык белән искә алды, Дан обелискына гирлянда һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
“Хәрби хәрәкәтләр узган Россия территориясендә Билгесез солдат һәйкәле урнаштырылган күп кенә солдатларның каберлеге кала бирә. Әлеге урыннар халкыбыз өчен изге булып тора”, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.
Бөек Ватан сугышы башланганнан алып җитмеш сигез елдан артык вакыт үтте, ләкин солдатларның каһарман батырлыгы кешеләр хәтерендә һәрвакытта яшәячәк, хәтта аларның исемнәре билгесез булса да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев