Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә
Якшәмбе төнлә һава температурасы -6 градус, ә көндез 0...+6 градус булачак.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). 17 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шулай итеп, 17 ноябрьдә төнлә һава температурасы -6 градус, ә көндез 0...+6 градус булачак.
«Татар-информ» агентлыгы киләсе атна уртасында республикада көннәр суыта, дип хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев