Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сишәмбедә район мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе булып узды

Андый чараларда эш бирүчеләр үз вакансияләрен тәкъдим итәләр, ә эзләүчеләр тагын да кулайрак вазифаларны көтәләр. Әмма, ни аяныч, буш эш урыннарын тәкъдим итәргә тиешле шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары бу юлы үзләренең вәкилләрен җибәргәннәр. Хәер, залдагы кешеләр дә бармак белән генә санарлык иде. Җиде эш бирүче үз вакансияләрен тәкъдми итте. Нәтиҗәдә...

Хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә эшсезләр буларак рәсми рәвештә 122 кеше (шуларның 41е авыллардан) теркәлгән, уртача яшьләре - 42. Узган ел белән чагыштырганда эшсезләр дәрәҗәсе 0,5 процентка кимегән. Әмма, эшсез була торып та, мәшгульлек үзәгендә теркәлмәүчеләр дә юк түгел. "Узган ел белән чагыштырганда безгә 450 кешегә ким мөрәҗәгать итте, - диде халыкның мәшгульлек үзәге директоры Владимир Торгашов. - Урта махсус уку йортларын, мәктәпләрне тәмамлаучылар, хәтта югары белемле эшсезләр дә бар".

Халыкның мәшгульлек үзәгендә башка шәһәргә күчеп эшкә урнашу мөмкинлеген дә тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Казанга китеп эшләргә теләүчеләргә аерым бер оешмага юллама бирәләр, анда кеше рәсми рәвештә эшкә урнаша, тулай торактан бүлмә дә бирелә. Вахта алымы белән эшләү юнәлеше дә кулланыла, ул чакта кеше тиешле айлык норма-сәгатен эшләп, өенә кайта. "Башка шәһәргә китеп, анда тормышын җайлап, төпләнеп калучы кешеләр дә булды, - дип сөйли Владимир Петрович. - Кемгәдер бу ошый, ә кемгәдер юк".

Украина гражданнары да мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, биредә аларга, Федераль миграция хезмәтендә нинди статус алуларына карап, эшкә урнашуда ярдәм итәләр.
Үзәккә мөрәҗәгать иткән һәркемгә булышырга әзерләр. Әмма тотрык­лы табыш алу өчен эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев