Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек һәм куркынычсызлык хакына

Ит, сөт җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче фермерларны, шәхси хуҗалык ияләрен зур үзгәрешләр көтә. 2014 елның 1 маеннан "Ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында", шулай ук "Сөт һәм сөт продукцияләренең куркынычсызлыгы турында"гы Таможня берлегенең техник регламенты көченә керә.

Итле яки итсез булабызмы?
Техник регламент документыннан башка терлекчелек хуҗалыклары махсус көйләнмәгән һәм аттестацияләнмәгән урыннарда суелган мал итен сата алмаячаклар. Регламентта суелган иткә һәм ит продукцияләренә куркынычсызлык (мөгезле эре терлекләр һәм кошлар өчен генә түгел) һәм шуларга бәйле җитештерү, саклау, ташу, сату, утильләштерү, шулай ук маркировкалау һәм төргәкләү таләпләрен үтәүне мәҗбүр итә. Продукцияләрне шәхси куллану өчен файдаланучы гражданнар борчылмасыннар, аларга бу кагылмый, терлекләрне үз хуҗалык­ларында суюны дәвам итәргә мөмкин.
Регламентның гамәлдә булуы кош итләренә һәм аның эшкәртелгән продуктларына кагылмый.

"Суелган итне әйләнешкә чыгарыр алдыннан - ветеринария-санитария экспертизасы үткәрергә һәм келәймә сугарга кирәк. Продукция ветеринария һәм товар озату документлары белән җибәрелә. Суелган итнең эшкәртелмәвенә туры килүе турындагы декларация таләп ителми, - дип аңлата районның баш ветеринария врачы Ринат Хәкимов. - Терлекләр дәүләт регистрациясе булган махсус җиһазландырылган урыннарда гына суелырга тиеш. Сую цехларын торак пунктлардан - 300 метрдан, терлекчелек фермаларыннан 1 километр ераклыкта урнаштыру, әйләндереп алу, су, канализация системасы булуы мәҗбүри, ә мәйданчык үзе берничә өлештән торырга тиеш. Кыскасы, сую урыны - ул производство объекты, әлегә безнең районда берәү генә һәм ул райпога карый. Әмма мал сую пунк­ты ачарга теләүче эшкуарлар да бар.

Мал сую мәйданчыклары булмаган хуҗалыкларга терлекләрен ит комбинатына тереләтә тапшырыр­га кирәк булачак, хәзер күпләр шулай эшлиләр дә. Шулай ук итне цехлардан махсус машиналарда китерү таләп ителә. Элекке ысул белән терлек суючы гражданнарга 1-2 мең сум штраф салыначак, җаваплы затларга - 10-20 мең сум, эшкуарларга, юридик затлар сыйфатында теркәлмәүчеләргә - 20-30 мең, юридик затларга - 100-300 мең сум.

Өй сөте булса...
Техник регламент нигезендә киләчәктә эшкәртү өчен предприятиеләргә тапшырыла торган кайнатылмаган сөт, майсызландырылган кайнатылмаган сөт һәм кайнатылмаган сөт өстенең туры килүе турында декларация кабул итү таләп ителми.

Сөт продукцияләре җитештерүне һәм эшкәртүне тормышка ашыручы предприятиеләргә дә дәүләт теркәве кагыла.

Физик затлар базарларда промышленность юлы белән әзерләнмәгән сөт һәм сөт ризыкларын сатканда кулланучыларга аларның ветеринария-санитария ягыннан куркынычсыз булуы, продукцияләрнең исемнәре, җитештерелгән урыны (адресы) һәм вакыты турындагы хәбәрне җиткерү мәҗбүри.

Кайнатылмаган сөтне кулланучы савытына бушатып сатканда сатучылар продукциягә ветеринария­-санитария тикшерүе үткәрелүе турындагы документны күрсәтергә, шулай ук кулланучыга сөтне һичшиксез кайнатырга кирәклеге турында әйтергә тиеш­ләр.
Гражданның шәхси хуҗалыгында шәхсән куллану өчен җитештерелгән сөт һәм сөт ризыкларына техник регламент кагылмый.

БЕЛЕШМӘ:
Техник регламентлар мәҗбүри һәм алар гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик яки юридик затлар милкен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау; шулай ук тирә-як мохитне, хайваннар һәм үсемлекләрнең тормышын яки сәламәтлеген саклау; кулланучыларда ялгыш фикер тудыруга китерүче гамәлләрне кисәтү максатларында кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев