Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлек саклау министрлыгында грипптан прививка ясату зарурлыгы хакында сөйләделәр

Грипптан прививка вакцинаның кайчан кайтып җитүенә карап башланачак.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таңнары"). ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә грипптан прививка ясау зарурлыгы турында белдерде.

«Без грипптан гына түгел, башка йогышлы авырулардан да прививка ясатырга киңәш итәбез. Грипптан прививка вакцинаның (ул федераль бюджет хисабына үзәкләштерелгән тәртиптә китерелә) кайчан кайтып җитүенә карап башланачак. Вакцина август дәвамында кайтып җитәр дип көтелә. Без барлык кешене дә грипптан прививка ясатырга (аеруча бу сезонда) киңәш итәбез», — дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, 65 яшьтән узган кешеләргә пневмококк инфекциясеннән прививка ясатырга да тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев