Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Славян алфавитын төзүчеләр

Илебездә ел саен 24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Илебездә ел саен 24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм бертуган Кирилл белән Мефодий – беренче славян әлифбасын булдырган мәгърифәтче һәм тәрҗемәче исеме белән бәйле. Ул үз атамасын шуларның кечесе исеме буенча – кириллица дип алган. Славяннарның 860нчы еллар башында бары тик шундый сөйләм теле генә булган, ә чиркәү хезмәтләре – шул вакытлар мәдәниятенең төп үзәге – латин һәм  византияле грекча язылган була. Евангелия­не  славянга тәрҗемә итәр өчен, алфавит төзергә кирәк була. Кирилл шул чакта, бурычның киң күләмлелеген аңлап, олы туганы Мефодийга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар бергәләп грек алфавитын үзгәртеп эшлиләр, аны славян теленең тавыш системасына көйлиләр һәм Евангелияне тәрҗемә итәләр.  

Өч гасыр эчендә кириллица кайбер реформаларны кичерә.Соңгысы 1917-1918 елларда уздырыла, аның нәтиҗәсендә 33 хәрефтән торган хәзерге рус алфавиты барлыкка килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев