Сөмбеләне күңелле бәйрәм иттеләр
Үтәмеш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында “Көзге бал” кичәсе булып узды.
(Тәтеш, 2 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Дания Хәлимова). “Көзге муллыкны чагылдырган күңелле бәйрәм матур итеп бизәлгән залда үткәрелде. Төрле төстәге яфраклар булып киенгән балалар әкият геройлары белән бергә бик матур тамаша куйды. Чарада катнашучылар шулай ук сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, уеннарда активлыкларын күрсәттеләр. Соңыннан көз кызы Сөмбелә алып килгән тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар”, – дип хәбәр иттеләр Үтәмештән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев