Сәнгать халыкныкы булып тора: Тәтештә мәдәният тармагы
Тәтештә 1918 елда гомуми файдаланудагы халыклар йорты ачылган, анда кешеләр өчен сәнгать һәм тәрбияләү түгәрәкләре эшләгән.
(Тәтеш, 28 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең гомуми файдаланудагы халыклар йорты мәдәни һәм спорт учреждениеләре комплексын булдыру өчен нигез булган. Бер елдан соң инде шәһәр театры, рус һәм татар клубы, физкультура йорты эшли башлаган. Районның мәдәният бүлеге узган йөз еллыкның 30нчы елларында оешкан. Ул беренче вакытларда мәдәният бүлеге – агарту эшләре дип атап йөртелгән. 1946 елда анда ике хезмәткәр – мөдир һәм инструктор хисапланган.
1953 елда Тәтешнең район Советы халык депутатлары башкарма комитетының мәдәният бүлеге оешкан. Аңарга 24 уку өе, район китапханәсе, балалар китапханәсе, район мәдәният йортлары, музей кергән. Вакытлар узу белән аларга Олы Тархан мәдәният бүлеге кушылган.
Район мәдәният йорты каршында халык театры оешкан. Тәтешнең педагогия училищесы укытучысы Хөршидә Җәгъфәрова 80нче еллар ахырында аның режиссеры булган. Спектакльләргә халык залны тутырып җыелган.
Сугыш елларында Келәш авылында халык театры барлыкка килгән. Укытучылар сәнгать түгәрәгенә йөргән, ә Сания Вәлиева аңа җитәкчелек иткән, Луиза Нәбиуллина аның эшен дәвам иткән. 1991 елда театр коллективы белән Гөлчәчәк Галимова эшли башлый. Театр каршында “Риваять” балалар коллективы үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
Мәдәният бүлеге белән төрле елларда Елена Визинтини, Валентина Писарева, Андрей Ислюков, Галина Харитонова, Надежда Тихонова, Галина Иотова, Камил Хайсаров, Владислав Калашников һәм башкалар җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта Юрий Сиякин район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы булып тора.
Бүгенге көндә районда уза торган барлык чаралар мәдәният тармагы хезмәткәрләре катнашында үтә, балалар сәнгать мәктәбе һәм кинотеатр хезмәткәрләре көн саен хезмәт сагында, китапханәләр һәм музейлардагы хезмәткәрләр – үз эшләренә тугры кешеләр, тормышыбызны тагын да ямьлерәк итә. Район “Мәдәният” илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша: Тәтештә, район авылларында мәдәният йортларын капиталь ремонтлау һәм яңаларын төзү эшләре алып барыла. Районның мәдәни тормышы елъязмасына матур яңарышлар: район һәм республика күләмендәге бәйрәмнәр, фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр өстәп язылды, аларның күпчелеге төбәкара республика күләмендәгегә әйләнде.
“Валда Шинясь”, “Чуклеме”, Сабан туе, Әтрәч укулары районның йөз таныкламасына әверелде, аларны уздыру районның мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырыла. Тәтеш районының мәдәният тармагы үз эшчәнлегенең төп күрсәткечләре буенча берничә тапкырлар республикада алдынгылыкны алды.
Грант эшчәнлеге мәдәният хезмәткәрләренең эшендә яңа юнәлешкә әйләнде, алар бары тик 2019 елда гына да районга бер миллионнан артык грант акчасы җәлеп итү мөмкинлеген булдырды.
Тәтеш ягы тарихы музее республикада алдынгы урында тора, быел аның 100 еллыгын билгеләп үтү районда яшәүчеләрнең барысын да сөендерә. Музей коллективы районның барлык мәдәни тормышында актив катнашудан тыш, үзенең эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен ел саен нык арттыра һәм туристлык юнәлешен үстерә. Тәтеш 2019 елда 62 меңнән күбрәк туристны кабул итте – шәһәрдә яшәүче бер кешегә 5 турист туры килә.
Районның мәдәният тармагындагы чын осталарның эшчәнлеге авыл кешеләренә һәм шәһәрлеләргә кызыклы, танып белүле, тәрбияви рәвештәге ял вакытларын оештыра.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев