Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Социаль пенсияләр индексацияләнде

Тәтеш районында 551 пенсионерга пенсия индексацияләнде.

Дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр, социаль пенсияләрне дә кертеп, 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнде. 

– Артым безнең республиканың 85 меңнән күбрәк кешесенә кагылды. Тәтеш районында 551 пенсионерга пенсия индексацияләнде. Уртача өстәмә 1903,11 сумны тәшкил итте. Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумының үсеш темпларыннан чыгып исәпләнә, – дип хәбәр итте РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова. – Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалид һәм туендыручысын югалткан кешеләргә каралган. Социаль пенсияләр белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә”, “Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә” яки “Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларының, нурланыш йогынтысына дучар булган граж­дан­нарның һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларының; космонавтлар һәм очучы-сынау­чыларның пенсияләре индексацияләнәчәк.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Россия Социаль фондының ТР бүлеге тарафыннан апрельдә пенсия белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, аларның тол хатыннарына, балигълык яшендә булмаган килеш нацист концлагерьлары тоткыннарына һәм “Ленинградны саклаган өчен” медале, “Ленинград блокадасында яшәүче”, “Камалышта калган Сталинградта яшәүче”, “Камалышта калган Севастополь кешесе” белән бүләкләнүчеләргә – 80 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә 55 мең сум күләмендә акча күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев