Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Шофер” алдакчы булып чыккан

Газетада, Интернет челтәрендә һәм телевидениедә үзеңне ничек итеп алдарга юл куймау турында даими сөйләп торуларга да карамастан, Тәтеш районы халкы атна саен диярлек алдакчылар ятьмәсенә килеп каба.

Кошки-Новотимбаево авылы кешесе ноябрь азагында ­Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә билгесез затларны җинаять җа­ваплылыгына җәлеп итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. 

–     Хатын-кыз агымдагы елның 23 октябреннән 15 ноябренә кадәр алдакчылык юлы белән акчаларын инвестицияләүне сылтау итеп, аның ­431 500 сум акчасын урлаулары, моның белән аңарга шактый зур суммада матди зыян китерүләре хакында хәбәр итте, – дип ачыклык кертә полиция хезмәткәрләре.  

Кышның беренче көнендә Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш районы бүлегенә Урюм авылында яшәүче хатын-кыздан да тагын бер гариза тапшырылган. Ул социаль челтәрләрдәге юлчылар эзләү төркемнәренең берсендә Тәтештән Казанга бару өчен автомобильдән бер урын алып куйган. Әмма “шофер” 50 сум акчаны алдан ук түләп куярга кушкан һәм акчаны күчерү өчен аңа электрон сылтама җибәргән. Кыз сылтама буенча кергәннән соң, анда үзенең банк картасы номерын язган, нәтиҗәдә аның банк счетыннан 2 600 сум акчасын алганнар, шулай ук аның исеменә 10 000 сум кредит картасы рәсмиләштергәннәр.     

Әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган. Ләкин, кагыйдә буларак, җинаятьчеләрне бик сирәк очракта гына табарга мөмкин, чөнки алар  Россия Федерациясеннән еракта торып эш йөртәләр. Чираттагы тапкыр кисәтәбез: уяу булыгыз, алдакчылар кармагына эләкмәгез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев