Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдат хатлары

13 май көнне Кече Әтрәч мәдәният йортында китапханәче Хәйруллина Зөбәрҗәт “Солдат хатлары” дип аталган презинтация үткәрде.

 Илебезнең  төрле  төбәкләреннән  килгән  һәм  килеп  җитә  алмаган  хатлар  турында  дулкынланмыйча  гына  сөйләп  булмый.  Кичәдә,  хәзерге  вакытка  кадәр  сакланып  калган  Хайруллин  Вилдан  Сәгдатулла  улының  соңгы  хаты  тарихын  тасвирлап  китеп,  әле  күпме  солдат  хатларының  иясен  таба  алмыйча  йөрүен  дә  “Жди  меня”  телепередачасыннан  өзек караганда  да  белеп  киттек.

Кичәне  түгәрәкләп  балалар  бик  матур  концерт  программасы  күрсәттеләр.  Тамашачының  күңеленә   “Умырзая”  төркеме  кызларының һәм  Хайруллина  Гөлназирә  башкаруындагы  биюләр,  матур  куренеш булып  кереп  калды.

Кичәбезне  йомгаклап, тамашачы  үзе  дә  кичәбезне  моңлы  җырга  күмде.  Рахматуллина  Нурия,  Сәетгәрәева  Гузәл  һәм  Нафигина  Әминә  апалар  чыгышын  тамашачы  бик  яратып  кабул  итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев