Сорарга телим: битлекне кайда кияргә?
“Кибеттә сатучы битлек һәм перчатка кияргә таләп итте, миңа хезмәт күрсәтмәячәген әйтте. Ул хаклымы?” – дип сорый тәтешле Алексей С.
(Тәтеш, 30 май, "Тәтеш таңнары"). ТР Тәтеш районы прокуратурасы аңлата: “ТР Министрлар Кабинеты карары (№ 374, 10.05.2020 ел) нигезендә, 2020 елның 12 маеннан республикада яшәүчеләр һәм кунаклар җәмәгать транспортында, таксида, шулай ук кибетләрдә битлек һәм перчатка кияргә бурычлы.
Битлекләрне яисә бәйләвечләрне паркларда, урамда (йорт яны территорияләрендә), чәчтарашханәдә, машиналар ремонтлау остаханәләрендә, шулай ук йортларның баскыч мәйданчыкларында, башка җәмәгать урыннарында булганда кияргә кирәк.
Әйтеп үтелгән чаралар вакытлыча һәм кешеләрнең санитар-эпидемиология иминлеге максатларында кабул ителә.
Кагыйдәләрне бозучыларга РФ Административ хокук бозу кодексының 20.6.1нче маддәсе буенча җаваплылык һәм кисәтү рәвешендә җәза яки бер меңнән алып утыз мең сумга кадәр штраф яный”.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, районда 27 майда үткәрелгән рейд барышында ТР Министрлар Кабинеты карарын (№ 374) бозган 12 кеше ачыкланган, беркетмә тутырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев