Сөт җитештерүне арттырырга кирәк
“Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында районның агросәнәгать комплексын үстерү буенча киңәйтелгән семинар-киңәшмә булды.
Семинар-киңәшмәдә терлекчелек, үсемлекчелек тармаклары эше, дәүләт ярдәме турында мәгълүматлар җиткерелде, кадрлар белән тәэмин ителеш, хезмәткә түләү, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре каралды, киләчәккә бурычлар куелды.
Анда катнашучылар семинарның гамәли өлешендә машина-трактор паркы территориясендә, алдынгы хуҗалыкның терлекчелек биналарында булдылар.
Килдеш мәдәният йорты базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында җитди сөйләшү булды, анда семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше узды.
“Авангард” авыл хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре һәм эшләрнең торышы турында аның җитәкчесе Виктор Абрамов сөйләде.
– Бөртеклеләрнең уңышы гектардан 50 центнер тәшкил итә. Бүгенге көндә бер сыердан 24,5 килограмм сөт савабыз, сөтнең товарлылыгы 98 процент тәшкил итә. Эшләүчеләрнең гомуми исәбе – 36 кеше. Ел башыннан алып октябрьгә кадәр егерме биш миллион сум хезмәт хакы түләнде, бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 миллионга күбрәк. 11 миллион сум салым түләнде. Техниканы яңартырга тырышабыз, быел төягеч, чапкыч, өч трактор арбасы сатып алдык. Ашлык склады төзедек, аңа 800 тоннага якын бодай керәчәк, икенче складта яңартып төзекләндерү бара. Хезмәтчәннәр өчен йорт сала башладык. Соңгы елларда җиде йорт төзедек, – диде Виктор Ильич.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов башка җитәкчеләргә дә кадрлар мәсьәләсен хәл итүгә “Авангард” хуҗалыгы үрнәгендә ярдәм итәчәк шундый ук төзелеш турында уйланырга киңәш итте. Хезмәт нәтиҗәлелегенә һәм кадрларның тотрыклылыгына лаеклы хезмәт хакы түләү куәтле этәргеч булып тора. Рәмис Хатыйп улы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә уртача хезмәт хакын 90 мең сумга җиткерүне таләп итте. Агымдагы елның 1 ноябренә район буенча ул
63 717 сум тәшкил итә, кайбер хуҗалыкларда бу 70 – 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин, ә башкаларында 50 мең сумнан да кимрәк.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәмис Гарипов үзенең чыгышында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2030 елга кадәр агросәнәгать комплексы алдына продукция җитештерүне, экспортны һәм технологик бәйсезлекне арттыру буенча бурычлар куелуын әйтеп үтте. Терлекчелек тармагында сөт җитештерү – 114 процент, 1 сыердан бер елга сөт савып алу кимендә 10 000 килограмм тәшкил итәргә, терлекләр һәм кош-кортларны тере авырлыкта җитештерү үсеше 108,7 процентка артырга тиеш.
– Район буенча тулаем сөт саву узган елга караганда быел 101 процентка артты. Әмма моның белән беррәттән шундый хуҗалыклар да бар, аларда сөт җитештерү күрсәткечләре узган елгы дәрәҗәдән түбән. Мондый вәзгыять шунысы белән аянычлы, финанс елы тәмамлангач алар бер литр сөт өчен алынган субсидияләрне процент нисбәтендә республика бюджетына кире кайтарырга тиеш булалар, – дип кисәтте артта калучыларны Рәмис Әхмәт улы.
Ул хуҗалыкларда сыерларның продуктлылыгын һәм бер терлектән кергән акчалата табышны анализлап, терлекләрне тулы кыйммәтле ашатуга, моңа туклыклы азыклардан башка ирешү мөмкин булмавына басым ясады.
Сөт терлекләрен үрчетү өлешендә махсус орлыкландыруны куллануга игътибар бүлеп бирелде, бу токымлы бозаулар булдырып, тана бозаулар һәм киләчәктә төп көтүне үрчетү өчен файдаланылачак авыл хуҗалыгы терлекләре исәбен арттыруга ярдәм итә.
Киңәшмә кысаларында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре файдалана алырлык дәүләт ярдәме чаралары әйтеп үтелде. Аларга авыл хуҗалыгы җитештерүен яңартып төзекләндерүгә чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр алу мөмкинлеге турындагы мәгълүмат җиткерелде.
– Һәрбер сорауга системалы рәвештә якын килергә кирәк. Күпме катлаулы ашлама, аммиак селитрасы, шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш орлыклары кирәклеген исәпләгез, орлык сайлауга игътибарлырак булыгыз, ягулык-майлау материаллары хәстәре турында да кайгыртырга кирәк. Кредит оешмаларына мөрәҗәгать итегез. Шулай да бүгенге көндә безнең өчен иң отышлысы – сөт җитештерү, ул табышлылыкның 70 – 80 процентын бирә. Бездә резервлар бар, – дип билгеләп үтте Рәмис Сафиуллов.
Киңәшмә азагында ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештырулары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы авыл кешеләрен ашлык белән тәэмин итүләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур булышлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев