Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөт – табышлы

"Нива" ҖЧҖда терлекчелек буенча район киңәшмәсе булып узды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, терлекчелек тармагы белгечләре малларны кышлатуның барышы, аларны асрау һәм ашату технологиясе белән таныштылар, сөт блогын, ясалма орлыкландыру пунктын, ветеринария кабинетын карадылар.
"Нива" очрашу урыны итеп очрак­лы гына сайланмаган: бүгенге көндә биредә һәр сыердан савылган сөт районда иң югары - тәүлегенә уртача 18 килограмм. Савым көтүендә 50 сыер, ә барлыгы абзарларда 147 мөгезле эре терлек асрала. Белеп оештырылган җитештерү процессы акча эшләп алырга мөмкинлек бирә - көн саен фермадан сату өчен тоннага якын сөт озатыла.
Әлеге кирәкле продуктның һәр­вакыт бәяле булуын аңлап, хуҗалык директоры Марат Фазлыев савым сыерларны 100 башка җиткерү бурычын куя. Шулай ук тана бозаулар өчен тагын бер абзар төзү планлаштырыла.
Тырыш хуҗалар кыр эшләре турында кайгырталар: куәтле яңа К-744 эшкә әзер, заманча "Агратор-9800" чәчү комплексы сатып алу өчен ссуда рәсмиләштерелгән.
"Әлеге авыл хуҗалыгы предприя­тиесе - эре һәм яңа гына эшли башлаган фермерлык хуҗалыклары өчен дә өлге", - дип югары бәя бирде "Нива" эшчәнлегенә район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Семинарда агымдагы елның ике аена терлекчелектәге эшләргә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев