Стенаны ватканнар, миллион сораганнар
Иске схемалар буенча караклыкның яңа очраклары һәм җирле каракларда нинди товарларга ихтыяҗ зур булуы турында без Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә белдек.
(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Алдакчылык
Ноябрьнең беренче көнендә кичке сәгать 9дан соң район полициясенең кизү частенә Тәтештә яшәүче 73 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Пенсионер ханым аңа билгесез ир шалтыратуы турында хәбәр итә. Әлеге ир-ат үзен “тикшерүче” дип таныштыра һәм әлеге ханымның оныгы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән дип хәбәр итә. Сөйләшү барышында “тикшерүче” телефон трубкасын “оныгына” бирә, ул исә зыян күрүче як белән мәсьәләне җайга салу өчен миллион сум акча сорый. Хафага бирелгән хатын “тикшерүче”гә үз адресын хәбәр итә, булган барлык акчасын җыя (131 мең сум) һәм урын-җир, сөлге һәм гигиена кирәк-яраклары белән бергә килгән такси шоферына биреп җибәрә. Шуннан соң гына ул оныгына шалтырата һәм алдакчылар кулына эләгүен аңлый.
Богдашкино авылында яшәүче 5 ноябрь көнне полициягә билгесез затларны җаваплылыкка тарту үтенече белән мөрәҗәгать итә, алар алдагы көнне, 4 ноябрьдә, 23тән 24 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында, алдау юлы белән банк картасыннан аның акчасын урлыйлар. Интернетның социаль челтәрләренең берсендә аңа рулетка рәвешендә акча уйнатуга сылтама җибәрәләр, авыл кешесе уйный һәм 190 мең сумлык приз ота. Билгеле булмаган затлар белән хат язышу барышында ул отыш алу өчен 7300 сум күләмендә акча түләргә кирәклеген белә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче алдакчыларга акча күчерә.
Безнең районда яшәүче берьюлы ике хатын-кыз кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен кулланып акча урлаучыларның корбаны булган. Шулай итеп, беренче очракта Кошки-Новотимбаевода яшәүче бер хатын-кыз банк кушымтасында счетын тикшергән вакытта 28 мең 485 сумга акча күчерү буенча өч операция үткәрелүен ачыклаган. Шул ук вакытта зыян күрүче үзе бернинди акча күчерүләр дә, сатып алулар да эшләмәгән. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә, банкка запрослар җибәрелә.
Икенче очракта шәһәрле, Интернеттан әйбер сатып алырга теләп, күрсәтелгән счетка кием комплекты өчен 5900 сум акча күчерә. Җинаять эше кузгатылган.
Криминал
Толщиномер – материалның калынлыгын яки материалның катламын югары төгәллек белән үлчәргә мөмкинлек бирә торган үлчәү приборы, ул 15 майдан алып хәзерге вакытка кадәр яшь шәһәр кешесе йортыннан юкка чыккан. Зыян 28 500 сум күләмендә бәяләнә. Шикләнелүче билгеләнгән.
Каберлекләрне урлар өчен нинди булырга кирәк соң? 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә кизү тору бүлегенә Олы Бисәр авылында туып-үскән кешеләр мөрәҗәгать итә. Зиратта аларның мәрхүм туганнары каберләреннән металл коймалар юкка чыккан. Матди зыян билгеләнә, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.
Гараждан әйберләр урлау өчен карак гади юл сайламый. Сентябрьнең ахырыннан алып 26 октябрьгә кадәр билгесез зат Мәктәп урамы буенча урнашкан гаражның кирпеч стенасын сүткән. Тишек ясап, ул гаражга керә. Аның табышы кышкы резина комплекты, тискилар, электромотор, инструментлар булган. Якынча матди зыян 35 мең сум тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатылган, оператив-эзләү чаралары үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев